Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә тактик өйрәнүләр узды

Район үзәк хастаханәсендә  тактик өйрәнүләр узды. Коткаручылар һәм учреждение хезмәткәрләре янгын сүндерүне һәм кешеләрне бинадан эвакуацияләүне уңышлы үтәделәр.

Хастаханә бинасында кыска ялганыш килеп чыккан. Бу өйрәнүләрнең шарты булып санала. Төтен чыккан урынны ачыклаганнан соң, учреждение хезмәткәрләре янгын сүндерү хезмәте постына мөрәҗәгать иткән.

Белгечләр автоматик янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары эшен имитацияләделәр. Коткаручылар кыска вакыт эчендә "шартлы янгын"ны сүндереп, “зыян күрүчене" бинадан эвакуацияләделәр  һәм аны ашыгыч ярдәм каретасына тапшырдылар. Хастаханә хезмәткәрләре дә бу очракта оешканлык күрсәттеләр.

Өйрәнүдән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дәвалау учреждениесе хезмәткәрләре белән очрашып,  күнегүләргә йомгак ясадылар, кимчелекләрне билгеләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм таләпләрен тагын искә төшерделәр.

«Янгын-тактик өйрәнүләр янгын сүндерүчеләрне һәм җитәкчеләрне профессиональ яктан әзерләүнең мөһим өлеше булып тора. Кагыйдә буларак, мондый чаралар иң мөһим һәм янгын куркынычы зур һәм куркыныч булган объектларда уза. Чөнки аларда янгын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү билгеле бер кыенлыклар белән бәйле. Кыскасы, файдалы чара,"- дип сөйләде 128 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Р. Г. Иксанов.

Алексей Гречанюк,

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса