Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә сыйныф җитәкчеләре үзара көч сынашты

22 гыйнвар көнне Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе  базасында “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, “Кеше тәрбиялә” профессиональ осталык бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.

Районыбыз мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста 11 сыйныф җитәкчесе катнашты.

Бәйге барышында сыйныф җитәкчеләре класстан тыш ачык чаралар күрсәттеләр. Биредә аларның теманы ни дәрәҗәдә ачып бирүе һәм укучылар белән эшләү алымнары исәпкә алынды. Катнашучылар ике этапта дәресләрдән тыш чаралар уздыру һәм “Тәрбия серләре” презентациясен яктыртып, үзләренең профессиональ күнекмәләрен оештыру һәм иҗади сәләтләрен файдаланып жюрига тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең муниципаль этабы уңышлы үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү осталыкларын, белемнәрен  күрсәтә алдылар. Сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар да кызыклы, мавыктыргыч булды. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүгә ирештеләр, үзләренең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективалы якларын күрә белүләре дә жюри тарафыннан игътибарга алынды.

Беренче урынга Балык Бистәсе 1 нче  номерлы гимназиясеннән,  6 «В» сыйныф җитәкчесе  Эльвира Закирова  ия булса, икенче, өченче урыннар Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбеннән  Алинә Шиһапова, Масловка  мәктәбеннән Елена Хәбибуллинага бирелде. Корноухово мәктәбеннән  Ольга Бастрыгина, Түбән Тегермәнлек мәктәбеннән Гөлфизә Гайнуллина  лауреат булдылар.

“Ел сыйныф җитәкчесе-2021” республика конкурсының зона этабында безнең район данын Эльвира Закирова яклаячак. Ә без исә, үз чиратыбызда, бәйгедә катнашкан барлык конкурсантларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Рузия МӨГЫЙНОВА,

район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса