Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә соңгы 5 айда 32 исерек транспортчы тоткарланган

Балык Бистәсендә соңгы 5 айда 32 исерек транспортчы тоткарланган

 

 

Кайбер автомобильчеләрне зур штрафлар да, машина йөртү танклыгыннан колак кагу да куркытмый. Узган 5 айда 32 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре өчен җаваплылыкка тартылдылар. Июнь аенда гына да 12 исерек тоткарланды. 3 автомобильче бер ел эчендә икенче тапкыр исерек хәлдә руль артына утырганнары өчен җавап тотарга туры килде.

15 июнь көнне иртәнге бишләр тирәсендә ЮХИДИ экипажы М-7 автомобиль трассасы ягыннан Котлы Бөкәшкә таба сәер боргаланып хәрәкәт итүче “Калина” га игътибар итә. Автомобильче инспекторларның туктарга боеруына да, махсус сигналларга да буйсынмый, киресенчә тизлекне арттыра. Әмма ерак китә алмый, борылышта руль идарәсен югалтып юл кырыена төшә. Тикмәгә генә качып котылмакчы булмаган икән. Котлы Бөкәштә яшәүче бу гражданинның машина йөртү таныклыгы юк, өстәвенә исерек. Юл һәлакәте ясаганы, исерек хәлдә руль артына утырганы, таныклыгы булмаган килеш машина белән идарә иткәне, инспекторларның законлы таләбенә буйсынмаганы өчен беркетмәләр төзергә туры килә аңа карата. Мировой судья аны 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса