Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә шәһәрара автобус рейслары нигә туктатылган?

Әле шушы көннәрдә генә редакциягә район үзәгеннән бер газета укучыбыз мөрәҗәгать итте.  Аның фикеренчә, бөтен районыбыз халкы бергәләшеп Яңа Ел бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә, шәһәр арасындагы маршрут автобуслары йөрүен туктатканнар. Әллә соң боларга соңгы вакытларда инде тәмам барыбызның да үзәгенә үткән “Куар код” булмау сәбәпче булганмы?

Без укучыбызны тынычландырып, барысын да җентекләп тикшереп газетабыз аша төпле җавап бирергә сүз биреп хушлаштык. Шул көнне үк йомышым төшеп район үзәгенә чыккан идем, биредә күптәнге танышымны очраткач ул да шундый ук күңелсез хәбәрне җиткерде. Соңгы вакытларда аңа республика хастаханәсе юлын таптарга туры килә. Күп еллардан бирле җайлы гына йөргән автобусларның кинәт тукталуы, аңарга зур уңайсызлыклар тудырган. Олы яшьтәге райондашыбызга очраклы автомобиль белән һәр көнне Казанга  барып кайту  шактый кыйммәткә төшә. Бүгенгесе көнне бердән- бер яшәү чыганагы булган пенсиясе дә алай зур түгел. 
-Бүген районыбызда мондый аянычлы хәлдә калучы бер мин генә түгел. Зинһар өчен безгә бу мәсьәләдә булыша күрегез,- дип тәмамлады ул үз үтенечен.
Без бу уңайдан районыбыз биләмәсендә эшләүче автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Илфат Хөснетдинов белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренә караганда монда “Куар код” ның бер катнашы да юк икән. Автобус маршрутларының тукталуына районыбыз кешеләре үзләре үк гаепле ләбаса. Чөнки, бер кеше өчен предприятие ерак юлга 30 кешелек автобусны чыгарып җибәрә алмый. Бүген аларга һәр көнне  кабатланып торган юл чыгымнарын капларга элеккеге еллардагы төсле, хөкүмәтебез  дә булышырга бик атлыгып тормый. Райондашларыбызга  тагын шунысын да әйтәсем килә; хөрмәтле пассажирларыбыз үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, шәһәргә барып кайтканда да күп дигәндә бер сәгать вакытларын янга калдыру максатыннан таксига утыралар. Нәтиҗәдә, кызганычка каршы  соңгы вакытларда елдан-ел ешрак кабатланган юл-транспорт фаҗигасе була калса, алар үзләре үк зур зыян күрәчәкләр.  Соңыннан инде алар үз хисапларына хастахәнә юлын таптарга мәҗбүр булалар. Ә маршрут автобусы белән йөргән очракта аларның билет алгач, шул минутта ук һәр кайсының тормышлары иминиятләштерелә. Димәк, шәһәргә тыныч күңелләре белән чыгып китә алалар дигән сүз. Шулай булгач ерак юлга җыенганда кемнең нинди төр транспорт чарасын сайларга кирәклеген һәркем үзе хәл итә. Бары тик дөрес адым ясарга гына кирәк.
Балык Бистәсе үзәгендә маршрут автобусларының хәрәкәте дә шул ук сәбәпләр нәтиҗәсендә туктый. Нәтиҗәдә, балыкбистәлеләр үзләренең пассивлыклары нәтиҗәсендә автобуска 30 сум урынына таксига утырып 80-100 сум түләп йөрергә мәҗбүр булалар.
Сүземне йомгаклап тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә, бүгенгесе көнне  күпчелек гражданнарыбыз үтенечен истә тотып Казан шәһәренә йөри торган автобус маршруты җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрендә үз хәрәкәтләрен дәвам иттерәләр. Калганнарының көйле йөрүләре, киләчәккә язмышлары исә халык ихтыярына бәйле, аны инде райондашларыбызның үзләренә сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса