Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә семинар югары дәрәҗәдә узды

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелгән семинар файдалы узды. Мондый семинарлар киләчәктә дә үткәреләчәк.

Җирле үзидарәнең бурычы - авылларда лаеклы яшәү шартларын тәэмин итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Безнең районда моның өчен күп эш башкарылды. Төзекләндерелгән юллар, яңадан төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән социаль-мәдәни объектлар, яхшы торак-көнкүреш шартлары, авылларда яшәүчеләрнең җирле хакимияткә мөнәсәбәте шуның турында сөйли. 
Һәр ел башында халык җыеннарында авыл җирлекләре башлыклары район җитәкчелеге һәм халык алдында башкарылган эшләр турында хисап тоталар, авыл җирлекләрен алга таба үстерү планнары белән уртаклашалар һәм яхшы бәя алалар.
Авыл җирлекләре башлыкларының эше күз алдында. Ул җиңелләрдән  түгел, җаваплы. Чөнки аларга халык белән эшләргә, бик күп төрле мәсьәләләрне хәл итәргә, районнан килгән төрле йөкләмәләрне, карарларны үтәргә туры килә. Безнең районда авыл җирлекләре башлыкларының күбесе зур эш тәҗрибәсе булган һәм алар үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтиләр, район хакимиятенең ярдәмен тоеп яшиләр. 
Алар өчен Биектау һәм Шомбыт авыл җирлекләрендә күчмә семинар оештырылды. Аның эше Гыйльметдин Бәдретдинов һәм Вакыйф Шәйдуллин крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Соңгылары үз көчләре белән атлар һәм үгезләр үрчетү, агачматериаллары җитештерү, җир эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнә.  Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә семинарда катнашучылар КФХ хуҗалары белән аралашканда бик күп кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

Аннары семинар якташыбыз, туган якны өйрәнүче һәм туган як тарихы буенча китаплар авторы Нурулла Гарифның Яңа Саладагы шәхси музеенда дәвам итте. Гаҗәеп тирән белеме һәм бай тормыш тәҗрибәсе булган якташыбыз музейны 1907 елда төзелгән бабасы йортында булдырган.
Бу йортта үз вакытында авыл советы, колхоз идарәсе дә, салым түләмәүчеләр өчен төрмә дә, хастаханә дә, мәктәп тә урнашкан. Авылның барлык вакыйгалары биредә булган. Икмәк пешергәннәр, кибет эшләгән, май да аертканнар.
Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган уникаль борынгы экспонатлар урын алган биредә.
Җәен җиләс булганлыктан-таш бинада, ә  кышын  агач өлешендә яшәгәннәр. Йорт эчендәге витриналарга экспонатлар куелган. Алар тарих чорлары буенча бүленгән. Монда XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында якташларыбыз кулланган йорт җиһазлары, чигелгән сөлгеләр, Париждан кайтартылган көзге, өстәл һәм бизәкле урындыкны  күрергә мөмкин. 
 Нурулла Гариф авылларда   эшнең элек ничек алып барылганы турында сөйләде. Ул ике өлешкә бүленгән: авылларда җәмәгать эшен муллалар алып барган, бәхәсле мәсьәләләрне староста хәл иткән.  
- Быел районыбызга 95 ел тулды. Үзәге Котлы Бөкәштә булган Кызыл Йолдыз районы буларак эшләгән вакыты безгә бик якын. Авыл халкының бөтен тормышы беркетмәләргә теркәлгән. Һәр авылның метрикалары бар, документлар архивларда саклана.
Музейны күңел кушуы буенча, киләсе буыннарга  тарихи мирас калдыру ниятеннән   ач

тым. Барлык экспонатлар документлаштырылган, китап рәвешендә чыгарыла. Аларның фәнни кыйммәте югалмаячак. Музейдан барысы да соклану хисе, тырыш хезмәте һәм кызыклы әңгәмәсе өчен Нурулла Гарифка рәхмәт сүзләре белән киттеләр. 

Экопарк туристларны җәлеп итә
Аннан без маршрут буенча Степановка авылына юл тоттык. Наратлы урман эченә салынган юл буйлап барабыз. Кышкы һава искиткеч чиста.
Сул якта боланнар йөри торган утарны әйләндереп алган коймалар күренде. Биредә тынлык, үзенчәлекле атмосфера.
 Экскурсовод Наталья Петровна Чернова кыргый экоферма төзү тарихы, әлеге проектның инвесторлары, боланнарның яшәү рәвеше турында җентекләп  сөйләде.
 - Хәзер биредә 250 дән артык баш исәпләнә.  «Кыргый ферма» проектының максаты - кайчандыр республикада яшәгән боланнарның популяциясен тулыландыру, кире кайтару. Табигатьтә 31 болан йөри, 8 болан бозавы  туган. Безнең боланнарны карарга район һәм республикадан, Ульяновск өлкәсеннән, башка төбәкләрдән, Мәскәүдән бик күп кешеләр килә, Ирландиядән дә туристлар булдылар, - диде волонтер.Аннан соң авыл җирлекләре башлыклары Биектау «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар. Аның мөдире Гөлнар Зиннәтова балалар өчен нинди яхшы шартлар тудырылуын күрсәтте.  Биредә кунакларның игътибарын авылның барлык урамнары һәм йортлары булган макеты җәлеп итте, аның ярдәмендә тәрбиячеләр балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм өйләренә юл табарга өйрәтәләр. Уеннарда, «Әбием сандыгы»  театральләштерелгән тамашада катнашып нәниләр кунакларга  халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолаларны яхшы белүләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.

- Биредә без булган проблемалар һәм мәсьәләләр турында  сөйләшергә, аларны хәл итүдә сезгә ярдәм итәргә дип җыелдык, - диде район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.
Халык саны һәм территориясе буенча иң зурлардан саналган Биектау авыл җирлеге тормышы турында башлык вазыйфаларын башкаручы Альбина Гыйлаҗиева сөйләде. Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Хәкимуллин  авыл җирлекләре эшчәнлегенә район башлыгының «Балык Бистәсе районында муниципаль берәмлекләренең икътисади үсешен бәяләү» карары нигезендә анализ ясады.
Авыл җирлекләре үсеше нәтиҗәлелеген бәяләү рейтингтагы баллар саны буенча бәяләнә. 2021 елның өч кварталы дәвамында Олы Елга авыл җирлеге максималь балл җыя һәм әлеге рейтингның лидеры булып таныла.  Корноухово һәм Тулуш авыл җирлекләре эшендә уңай динамика билгеләп үтелде. Үзара салым акчаларын җыю, планын үтәүгә ирешмәгән авыл җирлекләре аталды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев үз чыгышында, килешүдә имзаланган шартларны үтәмәгән өчен, ике шәхси ярдәмче хуҗалык алынган субсидияләрне республика бюджетына кире кайтарырга мәҗбүр булулары турында борчылып сөйләде.  
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Ирек Хәмидуллин чыгышын авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасына багышланган иде.
   Чыгышлар барышында авыл җирлеге башлыклары күтәргән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.
Тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелгән семинар файдалы узды. Мондый семинарлар киләчәктә дә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса