Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә сан алуга әзерлек бара

Инде мәгьлум булганча районыбыз авыл җирлекләрендә 1-30 август көннәрендә авыл хуҗалыгында исәпкә алулар үткәрелә.

Шул уңайдан муницепаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова әлеге олы чараны үткәрүгә әзерлек эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. “Авыл хуҗалыгында исәпкә алу бик актуаль мәсьәлә. Чөнки тормышыбыз көннән –көн зур үзгәрешләр кичерә. Яңа хуҗалыклар һәм фермерлык хәрәкәтләре барлыкка килеп тора. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, фермерларыбыз һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар барысы да анда актив катнашырга, үз карамалыкларында булган җир мәйданнарын, терлекләрнең баш санын киметмичә чын дөресен күрсәтергә тиешләр”- дип ул моның өчен җаваплы хезмәткәрләрдән әзерлекнең барышы белән кызысынды. Булган кайбер кимчелекләрне тиз арада  бетереп, сан алу чараларын нык активлаштырырга кирәклеген ассызыклап үтте. Районыбыз биләмәсендә 3 контроллек һәм 19 исәпкә алу участоклары төзелә. Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә бу төр сан алу булмый.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса