Балык Бистәсендә «Сабантуй»мәйданы территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде
1 апрельдән Татарстанда торак пунктларын төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык бара.
Программа халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, безнең районны чисталыкка һәм санитария-эпидемиологик яктан яхшыртуга юнәлдерелгән.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов башлангычы белән Балык Бистәсендә «Сабантуй»мәйданы территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде.
Ул чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм мондый акцияләр үткәрүнең урамнар һәм территорияләрнең чисталыгын саклауда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Территорияне җыештыруда администрация, мәдәният, спорт, район оешмалары хезмәткәрләре һәм муниципалитетның битараф булмаган кешеләре катнашты.
Сабантуй бәйрәме вакытында автомобильләр куя торган мәйданда узган елгы корыган үләнне җыеп алу эшләре башкарылды. Корыган үләннең биеклеге зур булу сәбәпле, янгын чыгу куркынычын тудыра. Бу көнне, тулаем алганда, 3 гектарга якын территория чистартылды.
Балыкбистәлеләр икенче ай инде йорт яны участокларын тәртипкә китерәләр, узган елгы чүп-чарны җыештыралар, чәчәкләр утырталар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, өмәләр үткәрү бигрәк тә үсеп килүче буын өчен табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Район халкы һәм кунаклар билгеләп үткәнчә, безнең бистә көннән-көн үзгәрә. Йөрү һәм ял итү урыннары барлыкка килә. «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын тормышка ашыру кысаларында урнаштырылган матур эскәмияләр һәм урналар үзәк мәйданны тагын да матуррак һәм уңайлырак итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа