Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә РКС режимында җәмәгать тыңлаулары үткәрелде

 Шушы көннәрдә  “Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр бирү” конкурсында катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының педагогик коллективлары тарафыннан тәкъдим ителгән укытучыларның җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. ТР территориясендә гражданнарның үз изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, укытучыларның җәмәгать тыңлаулары РКС режимында узды.

 Быел әлеге җәмәгать тыңлауларында Яңа Арыш мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Нәбиуллина чыгышына бәя бирделәр. Галия Нәбиуллина  югары категорияле, тәҗрибәле укытучыларның берсе. 36 ел балаларга белем бирә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе күз алдында. Район һәм республика олимпиадаларында укучылары алдынгы урыннарны алып район дәрәҗәсен күтәреп торалар. Соңгы өч ел эчендә аның укучылары рәсәйкүләм олимпиадаларның муниципаль этабында химия һәм биология фәннәре буенча 18 тапкыр призер булган. Республикакүләм “Путь к олимпу” бәйгесендә  химия фәне буенча өч тапкыр призер дәрәҗәсен алганнар. 2019 елда Энҗе Галимова БДИ да химия фәне буенча 95 балл, ә биология буенча 84 балл җыеп Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Шулай ук бу елны 6 бала Казан медицина көллияте студенты булу бәхетенә ирешә. Бүгенге көндә әлеге көллияттә 12 бала белем ала.

Бу көннәрдә ул “ЗООМ” программасы аша 10 сыйныф укучыларына химия фәненнән ачык дәрес биргән. Анда үзебезнекеләрдән тыш Теләче, Алексеевский, Кукмара мәгариф бүлегеннән җитәкчеләре дә катнашканнар. Хезмәттәшләре аның яхшы эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч дәрес бирүен ассызыкладылар. “Сезнең дәресләрегез һәрвакыт югары ноктада үтә, минем моңа шигем юк”,- диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Котлы Бөкәш мәктәбе директоры Нәкыйф Сәләхиев аның турында бары мактау, соклану сүзләре генә әйтте.  “Республикакүләмендә үткән олимпиадаларда аның укучылары һәрвакыт призлы урыннар ала. Бу безнең район өчен куанычлы хәл. Гаиләсе белән республикада үтә торган күп кенә бәйгеләрдә актив катнашалар, башка район укытучыларын чакырып семинарлар үткәрәләр. И.И.Новошинский дәреслеге белән эшләү аңа күп этәргеч бирде. Бүгенге көндә дә ул дәреслек белән эшләвен дәвам итә. Аңа әлеге бәйгедә дә уңышлар насыйп булсын”,- дип теләкләрен дә җиткерде ул.

Галия Нәбиуллинаны мәгариф өлкәсенең йөзек кашы, дип ассызыклады мәгариф бүлеге башлыгының уку – укыту эшләре буенча  урынбасары Гүзәл Хәйретдинова.

- Галия һәм Дамир Нәбиуллиннар эш, укыту дигәндә җанын-тәнен биреп тырышучы кешеләр. Үзләре генә түгел, гаиләләре белән бу өлкәдә белем бирү өчен барлык көчләрен куялар. Галия Гыймрановнага конкурста уңышлар юлдаш булсын, дигән теләкләрне җиткерәбез, - диде Илсур Садыйков.

Укытучыларның җәмәгать тыңлаулары ахырында Галия Нәбиуллинаның  конкурска әзерләнгән материалларын республика конкурс комиссиясенә җибәрергә дигән карар кабул иттеләр.

 

Гөлназ Зарипова.

yutazy.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса