Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә республикакүләм “Аҗаган-2021” хәрби-спорт уенының зональ этабы узды. 

19 май көнне районыбызда республикакүләм “Аҗаган-2021” хәрби-спорт уенының зональ этабы узды. 

Быел ул Пионерлар һәм Бөек Җиңү көннәренә багышланган иде.  Ярышта Кукмара районыннан  “Яшь патриот”, Байлар Сабасы районыннан “Карчыгалар”, Балык Бистәсеннән “Яшь армиячеләр” командалары көч сынаштылар.

Ярышлар башланганчы районның “Яшь армиячеләр”е гимн астында Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасының флагларын күтәрделәр. Аннан район сәнгать мәктәбе барабанчылары кунакларны сәламләп үтте. Район “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы чыгыш ясадылар. Парадны җитәкләүче Рөстәм Гобәйдуллин командаларның ярышка әзерлеге турында җиткерде. Үз чыгышларында район башлыгы Илдар Таҗетдинов  һәм районның хәрби комиссары Фәрит Ваһапов катнашучыларга уңышлар теләде.

– Һәр команда 14 кешедән тора һәм алар бүген 14 төрле сынау үтәчәк.  Ярышларның төп өлеше “Яшьлек” стадионында, кайберләре “Дельфин” сәламәтләндерү комплексында да узачак, –  дип аңлатып узды безгә район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Мотыйгуллина.  Ярыш башланганчы  командаларның әзерлеге белән кызыксындык. “Без - Саба районының Икшурма кадетлар мәктәбеннән  “Карчыгалар” командасы.  Күп ярышларда катнашабыз. Республикакүләм бәйгеләрдә уңышларыбыз шактый. Финалга чыгабыз, алдынгы урыннар яулыйбыз. Бүгенге уенга да әзерлек белән килдек. Барыбызның да кәефләре яхшы”, – дип уй-фикерләре белән бүлеште җитәкчеләре Рифнур Шәрәфиев. “Бүген сезнең районга ярышка килдек. Мин – Айрат Шакиров,  Кукмара районы  “Яшь патриот” командасының җитәкчесе. Әлеге төр бәйгеләр булып торсын. Балалар аларда катнашырга бик яраталар. “Яшь армиячеләр” төркеменә  укучылар үз теләкләре белән  киләләр. Хәзерге яшь буын тарихыбызны белеп үсеннәр, сау-сәламәт булсыннар”, – дип теләкләрен җиткерде Айрат.  

Ярыш  биремнәре җиңелләрдән түгел иде. Катнашучылар үзләрен һәръяктан сынадылар. Йөзү, йөгерү, сикерү кебек  спорның әллә ничә төрен үтәде алар. Көн дәвамында барган хәрби-спорт уенының, ниһаять, җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче урынга – “Яшь армиячеләр” (Балык Бистәсе) командасы лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны “Карчыгалар” (Байлар Сабасы) командасы, “Яшь патриот” (Кукмара) командалары бүлеште. Алар Диплом, Кубок, медальләр белән бүләкләнде ләр.

 

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса