Балык Бистәсендә район хакимияте вәкилләре катнашында халык җыеннары үткәрелә башлады
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә район хакимияте вәкилләре катнашында халык җыеннары үткәрелә башлады.
Аны иң элек 17 нче август көнне район үзәк хастаханәсе янәшәсендәге ачык мәйданда хастаханә хезмәткәрләренең гомуми җыелышы белән башлап җибәрделәр. Хастаханәнең баш табибы Динар Гаязов кыскача гына үз коллективлары белән таныштырып үтте. Алда торган бурычлар, хезмәт коллективын яңарту, бүлекләрне заманча җиһазлау һәм заманы афәте – коронавирус чиренә каршы көрәшү, профилактика алымнары турында сөйләде.
Шуннан соң районыбызга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүз алды. Үз чыгышында ул бүгенгесе көнне халык сәламәтлеген саклау эшенең торышы һәм республикабыз халкы алдындагы җитди эшләрне бәян итте. Коронавирустан саклану чараларыннан киңрәк файдаланырга кирәклеген искәртте. “Район биләмәсендә 65 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр арасында диспансеризация үткәрү планының нибары 60 процентка гына үтәлүе шактый зур борчу тудыра. Димәк, боларның барысы да җирле халык белән эшләүнең тиешле югарылыкта булмавын дәлилли”, – диде ул. Шуларны исәпкә алып бу елның сентябрь аенда булачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау процессы да өч көнгә исәпләнә.
Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов исә үз чыгышында кыскача гына соңгы елларда башкарылган эшләр һәм алда торган олы бурычлар турында сөйләде. Шулай ук ул хастаханәнең кайбер тармакларында халык өчен уңайлы итеп үзгәртү алымнарын хуплады. Район кешеләре өчен яхшы шартлар булдыруны тагын да киңәйтергә кирәклеген ассызыклап үтте. Шул нияттән районыбызда башкарылган кайбер чараларга киң тукталды. Аерым алганда, районыбызда халыкның сәламәтлеген ныгыту чараларының бервакытта да көндәлек бурычлар исемлегеннән төшеп калмавын белдерде. Хәзер инде район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авыл җирләрендә дә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү яхшыру ягына йөз тота. Шуңа мисал буларак, бүгенгесе көнне Шомырбаш авылында заманча фельдшерлык-аккушерлык пункты төзелеп килә. Иң әһәмиятлесе, барлык эшләр дә планлы төстә алып барыла.
Район үзәк хастаханәсенең автотранспорт чаралары белән җиһазланышы да елдан-ел яхшыра баруын әйтми мөмкин түгел. Биредә халык фикерләренә зур игътибар бирелә. Бу көнне дә кайберәүләрнең теләк-тәкъдимнәрен игътибарга алынды.
Шундый ук очрашулар Биектау белән Шомбыт авыл җирлекләрендә дә булып узды.
Биектау авылында халык җыены әле күптән түгел генә файдалануга бирелгән яңа мәдәният йорты янында булды. Анда Биектау авыл җирлеге башлыгы Ильмир Камалиев хисап тотты. Ул халык алдында бу елда 287600 сум күләмендә җыелган үзара салым акчасына авылның Гагарин, Ленин, Г.Тукай урамнарында вак таш җәелүен, шулай ук күп кенә башка төр эшләрне башкарып чыгарга “Кулон-Агро” хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Фәхретдиновның булышлыгын әйтеп узды.
Соңгы вакытларда биредә заманча итеп төзелгән мәдәният йорты, балалар бакчасы, җирле үзидарә советы биналары файдалануга тапшырылган. Үз көчләре белән киң күләмдә төзекләндерү эшләре алып бару да уңышлы дәвам итә. Авыл җирлеге башлыгы 2022 елда башкарыласы кайбер эш планнарын санап чыкты, район җитәкчелегенең ярдәменә өмет итүен дә яшермәде.
Шомбыт авыл җирлегенең хисап җыелышы да ачык һавада - мәктәп каршысындагы мәйданда үтте. Бирегә бик күп халык җыйналган иде. Авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеевның хисап чыгышында да шактый гына сөенечле мәгълүматларны ишетергә туры килде.
Шомбыт авылы хәзер туристлар үзәгенә әверелә башлаган. Бу ел башыннан гына биредә 14 мең чит ил кунаклары булып киткән. Туристларга күрсәтерлек нәрсәләр дә артканнан артып тора. Килгән кунаклар арасында мәктәптә балаларга белем бирү шартлары, андагы тарихи музей белән кызыксынучылар да бар икән. Мәктәпнең кем алдында булса да йөз кызартырлыгы юк. Әнә мәктәп яны тәҗрибә участогында быел да мул итеп җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп алуга ирешкәннәр. Бакча күпләрне таң калдырырлык итеп яшеллеккә күмелгән. Анда бер генә чүп үләнен дә күрмәссең.
Музейда да шактый бай тарихи документлар һәм кыйммәтле экспонатлар тупланган. Болар бар да кунакларда зур кызыксындыру уята. Тик менә музей залы гына бик кечкенә. Киләчәктә аның өчен иркенрәк бүлмә табылса бик уңайлы булыр иде.
Халык җыеннарында катнашкан Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновтан бу көнне авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап та ала алдылар.
Район башлыгыннан авылның өлкән буын кешеләре район үзәгендәге службаларга яисә хастаханәгә бару өчен атнага бер-ике мәртәбә маршрут автобуслары йөртүне җайга салуда ярдәм сорадылар. Шулай ук биредә башка көнүзәк мәсьәләләргә дә ачыклык кертелде.
Гомумән, халык җыенында катнашкан район службалары җитәкчеләре биредә күтәрелгән кайбер мәсьәләләрне үзләре өчен кулланма буларак кабул иткәннәрдер дип беләм. Чөнки ахырда аларның кайберләре биредә күтәрелгән мәсьәләләрнең күп төбәкләр өчен хас булуын әйтеп, киләчәктә барысы да исәпкә алыначагын, еллык план төзегәндә үз эшчәнлекләрендә чагылыш табачагын белдерделәр.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia