Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә профилактик рейд  уздырылды

 Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә язгы-җәйге чорда халык арасында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча даими профилактик эшчәнлек алып барыла.

 Күптән түгел Алексеевский һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре торак йортлар һәм корылмалар янында ачык ут ягуларга юл куймау максатыннан профилактик рейд уздырдылар. Халык белән очрашып көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен исләренә төшерделәр, белешмәлекләр тапшырдылар, бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылыкка тарттылар.

Язгы-җәйге янгыннар чыгу куркынычы зур булган чорда аеруча сак булырга кирәк. Чөнки коры үлән кечкенә генә очкыннан та кабынып китә. Көчле җилләр исә утның бик тиз таралуына илтәргә мөмкин. Мондый аяныч хәлләргә юл куймау өчен объект, бакча, ишегалды участокларында түбәндәге чараларын күрергә кирәк:

Территорияне чүп-чардан, коры үләннән, яфраклардан чистартырга кирәк;

Җыелган чүп –чарны, ут төртүләргә юл куймас өчен тиз арада территориядән чыгару сорала;

Йорт яны участокларында сулы сыешлыклар кую зарур;

Урманнар тирәсендә учаклар ягу катгый тыела.

Урамда шешәләр, пыяла ватыклары калдырырга ярамый . Алар линза кебек кояш нурларын туплап коры үләннең кабынып китүенә сәбәп булырга мөмкин;

Балаларга шырпы белән шаяруның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатырга кирәк. Моның өчен нинди җаваплылык каралганлыгын исләренә төшерү дә артык булмас ( административ җаваплылык 16 яшьтән башлана).

Җаваплылык дигәннән, алар шактый катгый: РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 2 бүлеге нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйләләрен бозган гражданнар 2000 сумнан 4000 сумга кадәр; урындагы кешеләр 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар 30 000 сумнан 40 000 сумга кадәр; юридик затлар 200 000сумнан алып 400 000 сумга кадәр штраф каралган.

Шулай ук җинаять җаваплылыгына тарту ихтималы да бар.

 

Алексей Гречанюк,

Алексеевский һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса