Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Мәк-2018”операциясе бара

Республикабызда наркотиклы культураларның законсыз чәчүлекләрен  ачыклау һәм юк итү, наркотик матдәләрне әзерләүчеләрне, сатучыларны тоткарлау максатыннан “Мәк-2018” ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе бара.

 

Аның ике этабы (16-25 июльгә, 15-24 августка кадәр) узды инде. Бу чорларда гомуми мәйданнары 116,2 квадрат метр булган кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрнең 15 участогы ачыкланган. Алар тулысынча юкка чыгарылганнар.

Хәзер операциянең соңгы этабы дәвам итә. Шушы көннәрдә генә тагын 3 тикшерү үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре буенча үз җир биләмәсендәге кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрне юкка чыгару буенча күрсәтмәне үтәмәгәне өчен бер кеше  административ җаваплылыкка тартылган.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоcod57.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса