Балык Бистәсендә “Мистер Рикко” кубогына ярышлар узды
Шушы көннәрдә “Яшьлек” стадионында ир-атлар командалары арасында футбол ярышының финал өлеше булды. Алар “Мистер Рикко” кубогы өчен ярышты.
Атна дәвамында 12 команда “А” һәм “Б” группаларына бүленеп көч сынашкан иде. Финал өлешенә авыл җирлеге “А” группасы һәм район оешмалар “Б” группасыннан өчәр команда чыкты. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты. Көчле уенда тырышып, тырмашып ярышканнан соң җиңүче командалар билгеләнде. Беренче урыннарга “Ямаш” һәм “Исполком” командалары чыкты. Икенчелекне “Күгәрчен” һәм “Техникум” командалары алды. Өченче урын “Яңа Арыш” һәм “Мәгариф бүлеге” командаларына бирелде. Барлык командалар да җиңүче грамоталары белән бүләкләнде, ә беренче урыннар “Мистер Рикко” кубогына ия булдылар.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia