Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә мәчетләр яңартыла

Районыбызда төрле милләт кешеләре яшәгән кебек, дини конфессияләребез дә үзгә. Бу шартларда  дуслык, бердәмлек - үзара тыныч яшәү чыганагы. Мәчетләрдә намаз укулар, православие гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар башкарыла.

Шул ук вакытта әлеге дин йортларының эчке өлешләре һәм тышкы яклары да үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән,  ел ахырында  Балык Бистәсенең Үзәк мәчет манарасы яңартылды.

- Эш башланганчы берничә район үзәге һәм шәһәр мәчетләренең манараларын карадык, барладык. Аннан киңәшләшкәннән соң хәзерге вариантка тукталдык,- ди Үзәк мәчет имам-хатыйбы Хәмит Идрисов.

Мәчет бинасы һәм манара кичен утлар белән яктыртыла, ерактан ук матур булып күренеп, гүя үзенә чакырып тора.

Полянка авылы мәчетендә дә төзекләндерү эшләре  булып узган. Биредә шулай ук манара үзгәрешләр кичергән, яктырткычлар куелган.

Анатыш авылындагы чиркәүдә дә билгеле бер күләмдә эшләр башкарыла. Бинаның алдагы өлешендә идәнгә плиткаларны халыктан җыелган акчага башкарганнар.

Хәзерге вакытта тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара.

Әлеге дин йортларындагы эшләрне башкарып чыгуда иганәчеләр ярдәм иткән.

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса