Балык Бистәсендә өлкәннәрне бүләкләделәр
Кама яр буенда оештырылган Өлкәннәр көненә бәйрәм алды ярминкәсе уңышлы һәм концерт программасыда күңелле үтте.
Бәйрәм алды чарасына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да килгән иде.
Район җитәкчелеге ярминкәне күзәткәннән соң сәхнәгә күтәрелделәр.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов тамашачыларны өлкәннәр көне белән котлады.

Эльмира Зарипова да районыбыз өлкәннәренә тәбрикләү сүзен җиткерде.

Әлеге бәйрәм тантанасында Николай Дмитриев, Рәшит Гарфутдинов, Вазыйх Фатыйхов “ТАССР оешуга - 100 ел” истәлек билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук 59 ел парлы гомер кичерүче Таисия һәм Валентин Фадейчевлар, 58 ел парлы гомер кичерүче Любовь һәм Александр Кирпичниковларны сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Аннан соң бәйрәм тантанасы җыр-биюләр белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia