Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" акциясе башланды

“ТАССР оешуга - 100 ел”, "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы", "Спортлы Татарстан" ирекле акциясен үткәрү кысаларында, "Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү үзәге территориясендә иртәнге зарядка саф һавада үтте.

 Анда "Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү үзәге, "Будь здоров" клубы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге, “Форпост” үзәге, балаларга өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге (ДОО(П)Ц) хезмәткәрләре катнашты. Күнегүләрне тренер Ольга Куприянова алып барды.

Янәшәдә генә Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан "Игелеклелек агачы" акциясе дә оештырылган иде. Катнашучылар әлеге символик агачка теләкләрен язып куйдылар.

\-Күнегү ясавы ошады, кәеф күтәрелде. Иртәнге физзарядка бик кирәк, -диде Азат Шәрәфетдинов. “Иртәнге күнегүләрне ясарга яратам. Ул күңелне күтәрә, көч-куәт өсти. Бүген җыелып бергәләп физзарядка ясавы да бик күңелле булды”,-диде Гүзәлия Сафина.

 

 Айзилә Зариф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса