Балык Бистәсендә кыр эшләре ничек бара?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 52903 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең 5050 гектары җыелган, 20200 тонна ашлык суктырып алынган.
Уңыш уртача гектарга 40 центнерны тәшкил итә. “Логос” җәмгыятендә һәр гектардан-65.4, Ногманов крестьян-фермер хуҗалыгында- 56, “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгында- 42,1 центнер уңыш алалар. Басуларда төрле модификациядәге 53 комбайн эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа