Балык Бистәсендә коррупциягә каршы комиссия утырышы булды
Эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов җитәкчелегендә коррупциягә каршы комиссия утырышы булды.
Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов үз чыгышында 2020 елда ачыкланган хокук бозулар, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан бирелә торган керемнәр, чыгымнар, милек хакында йөкләмәләр буенча белешмәләр бирү турында сөйләп узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын тормышка ашырганда коррупциягә каршы көрәш чаралары турында сөйләде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцева учреждениенең коррупциягә каршы чараларын тормышка ашыру турында чыгыш ясады.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов 2020 ел эшчәнлеге нәтиҗәсендә коррупциягә каршы тору буенча милли план чараларының үтәлеше турында комиссиягә мәгълүмат җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа