Балык Бистәсендә көндә бәйрәм
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Гаилә даирәсендә” дип аталган фотозона әзерләделәр, ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр.
Бәйрәмгә социаль хезмәт алучы 35 гаилә балалары белән чакырылды.
Бэйрәмнең максаты : гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру,гаилә социаль институтын ныгыту.
Чарада катнашучылар бәйрәм символын искә төшерделәр, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы – ромашка образында фотога төштеләр.
Автор: “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Минвәлиева Әнисә Галимулла кызы.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа