Балык Бистәсендә комиссия нәтиҗәле эшчәнлек алып бара
Соңгы елларда халык теленнән төшмәгән коррупция, ришвәтчелекнең тамырлары тирәндә.
Дистәләрчә гасырлар буе “син-миңа, мин–сиңа”, “майламасаң таба купмый” кебек принциплар белән яшәгән җәмгыять коррупция тышауыннан тиз генә арына алмас шул. Әмма социологик тикшерү нәтиҗәләренә ышансак, соңгы дистә елда Татарстанда коррупцион күренешләрнең кимүе күзәтелгән. Димәк бу афәткә каршы торуның мәгънәсе бар. Бу җәһәттән, Балык Бистәсе муниципаль районының коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия дә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Комиссия утырышлары ачыклык, хәбәрдарлык шартларында хокук саклау органнары, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында уздырылалар. Агымдагы елдагы беренче утырышларының көн тәртибенә коррупция күренешләрен профилактикалау һәм кисәтү юнәлешендәге җитди мәсьәләләр куелган иде.
Электрон аукционнарга өстенлек бирелгән
2020 елның 2 яртыеллыгында "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" гы 2021 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның үтәлеше турында "Сатып алулар һәм муниципаль контроль идарәсе" МКУ директоры Зөфәр Вәлиуллин сөйләде.
2020 елда подрядчылар, эшләрне башкаручыларны билгеләү процедуралары көндәшлек ысуллары буенча уздырылганнар. Бигрәк тә электрон аукционга өстенлек бирелгән. Чөнки бу ысул югары көндәшлек хас, коррупцион күренешләргә дә урын юк. Ул нәтиҗәлелеге, ачыклыгы белән аерылып тора. Бу юл белән 172 153 105 сумга 134 контракт төзелгән.
Тәэминатчыны, подрядчыны, башкаручыны билгеләү өчен, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны гамәлгә ашыру буенча бердәм комиссия эшли. Узган ел әлеге комиссия тарафыннан 103 утырыш уздырылган, 130 гариза каралган.
Кәгазьдә бар, ә фактта...
2020 елда җирле үзидарә органнары, муниципаль учреждениеләр, район оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны максатчан һәм нәтиҗәле тоту турында Контроль-хисап палатасы рәисе Азат Бәдретдинов чыгыш ясады.
Финанс-бюджет законнарын бозуның гомуми күләме 15597 мең сум тәшкил иткән.
Бер авыл җирлегендә җирлек башлыгына, баш бухгалтерга, сәркатипкә законсыз рәвештә шактый күләмдә хезмәт хакы, файдаланылмаган чираттагы ял өчен компенсация түләгәннәр. Элекккеге баш бухгалтерга карата җинаять эше кузгатылган. Бу авыл җирлегендә төп средстволарга ревизия вакытында компьютерларның һәм башка техниканың җитмәүчелеге ачыкланган.
Икенче бер авыл җирлегендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән башкарма комитет, мәдәният йорты биналарын газлаштыру турында 298 681 сумга килешү төзи. Авыл җирлеге бу сумманы әлеге җәмгыяткә күчерә. Документлар буенча биналарны газлаштыру эше тулысынча төгәлләнгән. Башкарылган эшләрне кабул итү турында акт та бар. Ни хикмәт, биналарны гына электр белән җылытуны дәвам итәләр.
Милек нәтиҗәле файдаланыламы?
Муниципаль район территориясендәге җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм актуальләштерү нәтиҗәләре, хуҗасыз күчемсез милек объектларын, нәтиҗәсез яки рациональ файдаланылмый торган җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү барышы белән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәрит Вафин таныштырды.
2020 ел дәвамында проблемалы күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә инвентаризация үткәрелгән, аерым алганда 11 115 җир кишәрлегенә һәм 4 686 күчемсез милек объектына инвентаризация ясалган. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тәкъдиме белән хуҗасыз күчемсез милек объектларын һәм мөлкәтне муниципаль милеккә рәсмиләштерү эше башланган.
2020 елда җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре буенча бурычлар суммасын билгеләү максатыннан, палата тарафыннан аренда түләве буенча бурычларны түләү турында 143 дәгъва төзелгән һәм арендаторларга җибәрелгән. Башкарылган эш нәтиҗәсендә 5 800, 81 мең сум күләмендә бурыч ачыкланган, шуларның 2 374, 72 мең сумы претензия эше нәтиҗәсендә түләнгән.
2020 елда җир кишәрлекләрен куллануның законлылыгына аерым игътибар бирелгән. 2020 елда җир кишәрлекләрен куллануга планнан тыш 27 тикшерү үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә җир законнары таләпләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган, 5 граждан административ җаваплылыкка тартылган, 35 000 сум штраф салынган, 1 кисәтү чыгарылган, 4 эш Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсендә карала.
Хаталарга юл куела
Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Шәвәлиева чыгышыннан күренгәнчә, кайбер муниципаль хезмәткәрләр керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат биргәндә җитди хаталарга юл куялар икән. 2020 елда район Прокуратурасы тикшерүе барышында 3 муниципаль хезмәткәрнең керемен, 8 хезмәткәрнең Банктагы счетларын, 2 хезмәткәрнең файдаланыла торган җир участокларны декларациядә күрсәтмәү фактлары ачыкланган. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә 11 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылганнар. Алга таба мондый хаталарга юл куймас өчен муниципаль хезмәткәрләргә әлеге мәгълүматларны тутырганда Россия Федераль салым службасының рәсми интернет-сайтындагы физик затларның шәхси кабинетынан файдаланырга киңәш ителде. Анда барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләргә керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре һәм белешмәләрне тутыру формалары буенча методик рекомендацияләр дә юлланган. Бу мәсьәләләр буенча якын көннәрдә семинар уздыру да планлаштырыла.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia