Балык Бистәсендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән ике машина йөртүче тоткарланган
Соңгы көннәрдә Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ике машина йөртүчене тоткарлаган.
6 августта якынча сәгать 9 да Шумково-Балык Бистәсе юлында Балык Бистәсендә 1996 елда туган физик затка, 7 августта 20 сәгать 50 минутта Рус Әшнәге авылының А.Меркушев урамында Корноухово авылында яшәүче, 1986 елда туган гражданинга исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелә.
Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны уяулыкка һәм полициягә актив ярдәм итәргә чакыра. Мондый очраклар турында кичекмәстән кизү бүлегенә 88436122102 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia