Балык Бистәсендә исерек килеш руль артына утырган ике машина йөртүчене тоткарладылар
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре агымдагы елның 15-17 июль көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү максатыннан районыбыз юлларында рейд үткәрделәр.
Тик ни кызганыч, тикшерү барышында матур ял көннәренең ямен бетереп исерек хәлдә автомашина руле артына утыручыларга да тап булырга туры килде.
15 нче июль көнне Ямаш авылының Һ. Такташ урамында кичке 21 сәгать50 минутта «ЛадаГранта» автомашинасын идарә итүче 46 яшьлек ирнең автотранспорт чаралары белән идарә итү таныклыгы булмавы һәм өстәвенә аның исерек хәлдә булуы ачыкланды.Автомашина йөртүчегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Шулай ук 17 июльдә 00 сәгать 40 минутта Бикчурай - Югары Мәшләк автомобиль юлының 1 нче километрында «Ваз-21150» автомашинасын йөртүче Котлы Бөкәш авылында яшәүче 42 яшьлек ир туктатылды. Шулай ук аның белән аралашканда әлеге автомашина йөртүченең исерек булуы мәглүм булды. Әлбәттә инде, аңа карата да беркетмә төзергә туры килде.
Район автоинспекция хезмәткәрләре автомобиль белән идарә итүчеләрне тагын бер мәртәбә юл харәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә һәм һәркемне дә юлларда мөмкин кадәр игьтибарлырак булырга чакыра.
Әгәр сезгә автомашина руле артына утыручының исерек хәлдә булуының шаһиты булырга туры килгән икән, ашыгыч рәвештә 8(84361)22102 телефоны аша безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Шулай итеп сез байтак кына кешләрнең тормышын саклап калуга ирешә алачаксыз. Чөнки, автотранспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүчеләр гаебе белән җөмһүриятебез юлларында бик күпләрнең гомере өзелә.
Илназ Шиһапов,
район Юхиди бүлеге башлыгы, полиция капитаны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев