Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Игелек атнасы» үткәрелә

1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр районыбызда «Игелек атнасы» үткәрелә.

Атна дәвамында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән төрле чаралар узачак. «Разделяй» - тирә-юньдәгеләрне чүп-чарны аерып җыярга өндәү; «Өмә»- шәһәр өмәсендә катнашу яки үз ишегалларында креатив өмә оештыру; “Игелек белән бүлеш» – мохтаҗлар өчен кирәкмәгән киемнәрне махсус хәйрия фондларына тапшыр (1 сентябрь); 2 нче сентябрь - «Һәр йортта чисталык» - ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә өйдәге эшләрдә булышу - өй җыештыру, тәрәзәләрне юу һәм башкалар.

Шулай ук патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар, шул исәптән «Хәтер дәресләре» узачак, алар барышында укучылар үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы истәлекләре белән уртаклашачак, өлкәннәр өчен интернат-йортта хәйрия концертлары уздырылачак.

6 сентябрь көнне асфальтта «Якты шәһәр» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы, студентлар, мәктәп укучылары, паркка килүчеләр өчен «Спорт – ул тормыш!» дип аталган  сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру чарасы оештырыла. «ИгелеклеТатарстан» акциясе вакытында социаль челтәрләрдәге игелекле эшләрең турында сөйләргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса