Балык Бистәсендә «Җиңү җырлары!» яңгырды
Узган атнада район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү җырлары» исемле тантаналы чара узды.
- Бүген без «сугыш еллары җырлары" тыңларга җыелдык. Сугышның беренче көннәреннән Җиңү салюты яңгыраганга кадәр солдатлар белән бер сафта узганнар. Ул чорда мондый җырлар солдатларга авыр минутларда көч бирә, ял вакытында тыңлыйлар. Ә солдатларны өйләрендә көтеп торучыларга җырлар аларның якыннары һәм туганнары фронттан исән-сау кайтуларына өмет чаткылары уятты, - диде чараны алып баручы Надежда Фомина.

Залда утырган балалар һәм өлкәннәр сугыш еллары җырлары язылу тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар.
«Священная война» - шагыйрь Василий Лебедев-Кумач һәм композитор Александр Александр Александров иҗат иткән җыр 1941 елның 27 июньдә Белоруссия вокзалында фронтка хәрби эшелоннар озатканда яңгырый. Ул әле дә безгә совет кешеләренең батырлыгы турында искә төшерә.
...41 ел-Мәскәү янында иң киеренке сугыш көннәрендә «В землянке» дигән җыр туа.
Сугыш тынып торган вакытта сугышчы сөеклесенә үзенең сүнмәс мәхәббәте турында җиткерергә ашыга.

Бөек Ватан сугышы чорынының танылган җырлары "Огонек", «Катюша», «Лизавета», «Казаки в Берлине» Надежда Фомина, Айлин Гасанли, Азамат Касыймов, Карина Бочарова матур, югары сәнгатьчә башкадылар.
Шагыйрь Рәсүл Гамзатовның «Журавли» җыры (Наум Гребневның рус теленә тәрҗемәсе) сугыш беткәннән соң 20 елдан соң иҗат ителә. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә багышлана. Аны Наталья Козина җырлады. Залдагылар барысы да үз гомерләрен Ватан бәйсезлеге өчен биргән геройларны искә алдылар.

Еллар уза. Буыннар алмашына. Һәр чор Ватанны саклаучылар турында яңа җырлар-җырлар тудыра. «Солдат молоденький» җырын Камилә Хөснуллина башкарды.
- Бүген без иң якты, иң изге бәйрәм - 9 Май -Җиңү көнен билгеләп үтү көннәренә якынлашабыз. 77 ел безнең ил сугыш дәһшәтен күрмәде, туган җиребездә снарядлар шартламады. Тарихыбызны онытмагыз, җиңүебезне онытмагыз, каһарман-ветераннарыбыз турында онытмагыз! - алып баручы яшь буынга мөрәҗәгать итте.
Чара Анатолий Автономов башкаруында «День Победы» җыры белән тәмамланды.
Газета өчен Таңсылу Минһаҗева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia