Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Форпост” яшьләр берләшмәсе республика спартакиадасының зональ этабы узды

Спортта  җиңү җиңел бирелми. Ул көчле булуны, максатчанлыкны ярата. 26 нчы май көнне безнең районда “Форпост” яшьләр берләшмәсе республика спартакиадасының зональ этабы узды. Барлыгы алты район – Алексеевский, Әлки, Спасс, Норлат, Чистай, Балык Бистәсе районнары катнаштылар. Ярышлар “Яшьлек” стадионында барды.

 “Яшь армиячеләр”нең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының флагларын күтәрүе, район сәнгать мәктәбенең барабанчылары һәм “Рапсодия” бию төркемнәре чыгышы ачылу тантанасына ямь өстәде. Парадны җитәкләүче Рөстәм Гобәйдуллин командаларның ярышка әзерлеге турында рапорт бирде.

Командаларны Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина, полиция начальнигы урынбасары Марсель Фатыйхов сәламләде. Алар үз чыгышларында катнашучыларга уңышлар теләделәр. Шулай ук Марсель Фатыйхов “Форпост” яшьләр берләшмәсенең барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп узды.

-Һәр команда биш кешедән тора. Алар җиде төрле ярышта көч сыныйлар. Сүтеп җыю, ату, 100 метрга йөгерү, күтәрелү кебек биремнәрне үтәргә тиеш булалар,- дип аңлатып үтте «Форпост» яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Марина Николаева.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде. Тырышлык һәм активлык күрсәтеп беренче урынга безнең район командасы ия булды. Икенче урын  - Спасс районы, өченче урын Чистай шәһәре командаларына бирелде. 

Тәүге чыгарылыш

Шушы көннәрдә “Яшьлек” стадионында спорт мәктәбен тәмамлаучыларны тантаналы бүләкләү булды. Йөзү, көрәш, хоккей һәм футбол белән шөгыльләнүчеләрнең чыгарылыш бәйрәме иде ул. Әлеге укучыларга спорт мәктәбен тәмамлау турында таныклык һәм диплом тапшырылды.

Шулай ук мәктәпнең спорт тормышында актив катнашканнары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкәннәре өчен яшь спортчылар да билгеләп үтелде һәм бүләкләнде.

Чара ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары күңелдән теләкләр әйтеп күккә ак шарлар очырдылар.

 

 

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса