Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Чиста уеннар» стратегик эко-уеннарның муниципаль этабы булып узды

 6 сентябрь көнне ачык һавада «Чиста уеннар» стратегик эко-уеннарның муниципаль этабы булып узды.

Уеннарны оештыручылар - «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе муниципаль районы җирле бүлекчәсе активистлары, «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк штабы, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты һәм район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә, «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе активистлары.

Уенда 4-5 кешелек командалар катнашты. Һәр команда чүп җыю өчен старт комплекты алды. Чүп-чар сортларга бүленде, һәр капчыкка балларда бонуслар алырга була иде. 30-35 минут барган уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең «Чиста планета» командасы (28 килограммнан артык чүп җыйган) җиңү яулады. Икенче урында - балалар иҗат үзәгенең «Эко–коткаручылар» командасы (18 килограмм), өченчедә - Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең «Чиста булачак» командасы (11 килограмм).

Уенда катнашкан барлык командалар да «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев Дипломнары белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса