Балык Бистәсендә чаралар мулдан булачак
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителә.
Декада кысаларында инвалидлар өчен күп кенә районкүләм чаралар каралган. Шул нигездә, 1 декабрь көнне инвалидларга ташламалы чәчтараш хезмәте күрсәтеләчәк. Бу көнне шулай ук аларның йортларында кар чистарту өмәләре оештырылачак. “Доверие-Ышаныч” (район социаль яклау бүлегендә) актлар залында инвалидлар иҗатыннан күргәзмә эшләячәк.
3 декабрь көненә ( 8.00 сәгатьтән) авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру планлаштырыла. 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында мәдәни чаралар башланып китәчәк. Район башлыгы Корноухово картлар йортында булачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында район оешма-предприятиеләренә экскурсияләр оештыру күздә тотыла.
4 декабрь көнне оешма-предприятиеләрдә социаль мәсьәләләргә кагылышлы”Түгәрәк өстәл”ләр үтәчәк. Шахмат, шашка буенча район бәйгеләре, вакансияләр ярминкәсе (район социаль яклау бүлегендә, 9.00 сәг.) үткәрү, мастер-класслар бирү планлаштырыла.
5 декабрь көне дә чараларга шактый бай булачак. Әлеге көндә, 14.00 сәгатьтә, махсус фильм күрсәтеләчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район мәдәният йортында (сәг.10.00) кызыклы күңел ачу чаралары, уеннар оештырылачак.
7 декабрь көнендә «Дельфин» сәламәтләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бергәләшеп ”Серле Кыш бабай сандыгын” эзләү программасы көтә.
Декаданың соңгы көнендә социаль яклау бүлегенең мобиль бригадасы Шетнево-Тулуш (10.00 сәг.) авылына киләчәк. Бу көнне 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында балалар өчен ”Шүрәле” курчак спектакле күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгендә күмәк су керү өчен көтеп торачаклар.
Ункөнлек программасы буенча тулырак мәгълүматларны район социаль яклау бүлеге белән хәбәргә кереп таныша аласыз.
фотоtomsk.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа