Балык Бистәсендә бик күңелле бәйрәм чарасы узды
8 июньне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтәләр.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәт, тугрылыгын, җылылык мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көнне нинди генә чаралар, бәйгеләр үткәрмиләр. Район үзәгендә дә бу көн күңелле бәйрәм оештырдылар. Чулман елгасы янындагы ял итү паркында үтте ул мизгелләр. Программа бик бай, күңелле булырга ошаган. Кияү-кәләш, бала арбасы парадлары, сабыйларның үрмәләү ярышы, һәм күңелле концерт булачак.
Бәйрәмчә чәчәкләр белән бизәлгән сәхнә, аның янында күргәзмәләр, фотога төшү зоналары куелган. Ромашка чәчәкләреннән такия ясарга өйрәнергә, фотозоналарда, шулай ук әкият геройлары белән дә истәлеккә фотога төшергә мөмкинлекләр тудырылган иде. Аннан читтәрәк балалар өчен батут, тәм-том сату нокталары да оештырылган.
Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның барчасын да бәйрәм белән котлап, тәбрикләвеннән соң, бәйрәм тантанасы башланып китте. Иң беренче сәхнәгә республикакүләм “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашырга теләп ярдәм кулы сузган кешеләрне чакырдылар. Мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган портфельне алар күп балалы, аз керемле, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә тапшырдылар. Мәрхәмәтлелек-кешенең күңел көзгесе, диләр. Бүгенге ярдәмләре белән күпме балага шатлык бүләк итте алар.
Куп еллар буена мәхәббәтләрен йөрәк түрендә саклап, бер-берсен хөрмәт итеп, яклап яшәгән гаиләләр дә игътибар үзәгендә булды бу көнне. Шундый гаиләләрнең берсе Нурсинә апа һәм Госман абый Әгъзамовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырдылар. Гаилә корып җибәрүләренә быел 42 ел була, үрнәк, тырыш өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Госман абый гомуми практик табибы, Нурсинә апа гомерен педагог эшчәнлегенә багышлаган.
Бәйрәм көнннәрендә яңа гына тормыш корып җибәргән Гайнетдиновлар, Ихсановлар, Заһидуллиннар гаиләсен дә сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр. Парлы тормыш юлында сөенечле мизгелләр генә булуын, йортларын гөрләтеп сабый тавышлары яңгыравын теләделәр аларга. Ә менә туй күлмәге кигән кәләшләрнең балалары белән бергә сәхнә тирәли парадын тамашачы тын да алмый күзәтте. Бу мизгелдә аларны яшь буын сокланып, үрнәк алып күзәтсә, өлкәннәр яшь чакларын искә алды. “Гаилә коруыбызга алты ел булды. Яңадан ул туй күлмәген киеп парадта катнашканда туй вакытындагы хисләр яңарды. Чарага балаларым белән әзерләндем, аларны да матур итеп киендердем. Сабыйларым белән сәхнә тирәли әйләнгән вакытта әзрәк дулкынландым да әле”, - диде парадта катнашучы кәләшнең берсе Зилә Низамова.
Күңелле мизгелләрнең тагын берсе - коляска парады да башланып китте. Жюри әгъзалары “ЭКОлогично-ЭКОномично”, “Коляска из сказки”, “Маленький патриот”, “Скорая помощь” номинацияләре буенча нәтиҗә чыгарды. Җиңүче дип Сәйфиев, Гарипов, Мустафин, Садриев, Мөхәммәтшин гаиләләрен билгеләделәр. Музыка астында сәхнә янәшәсенә үтте, Дипломнар белән бүләкләнделәр алар.
Әлеге бәйрәмдә бер яшькә кадәрге балалар да ярышты әле. “Забег в ползунках” дип аталды ул бәйге. 4тән 6 айга чаклы сабый 3 метр араны, 7 дән 9 га кадәрлеге – 5, 10 нан бер яшькә кадәргесе 8 метр араны үрмәләп үтәргә тиеш иде. Әти-әниләре балалары үрмәләп барсын өчен нинди генә кызысындыру чараларын уйлап тапмады. Кемдер шарлар, кемдер уенчыклар белән сабыйларының игътибарын яулады. “Бу бәйге күңелле булса да, җиңел түгел. Сабый-сабый инде ул, уенның ни икәнен аңламый. Шулай да тырышалар үзләре”,-диеште яшь әниләр. Әлеге араларны оста үрмәләп үтүчеләр булды.
Бәйгеләр тәмам.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа