Балык Бистәсендә «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча күләмле эшләр башкарыла
Бүген Балык Бистәсе матурая бара. Үзәк мәйданнан, Чулман елгасы ярыннан тыш, район үзәге халкы өчен бистәнең Үзәк мәчете янындагы парк та күпләр өчен яраткан урынга әйләнде.
Күп фатирлы йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт ясалган, «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча күләмле эш башкарыла, юллар, тротуарлар төзелә. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов халык белән тыгыз элемтәдә эшли.
Моннан берничә ел элек Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга чираттагы эшлекле сәфәре вакытында болай диде: «Балык Бистәсе районы бүген башкалар белән чагыштырганда барлык өлкәләрдә дә ун елга калыша».
Күрше районнардагы коллегалар белән очрашу вакытында мине бу хәл бик уңайсызландыра иде. Ә бүген район зур үзгәрешләр кичерә, матурлана бара. Биредә район башлыгы булып Илдар Таҗетдинов килгәч шактый зур ремонт, төзекләндерү, төзелеш эшләре башкарылды. Район халкына аның заман рухында яшәргә омтылышы ошый. Шунысы куанычлы, кыска гына вакыт эчендә Үзәк мәйдан, Яр буе скверы, район үзәгендәге Үзәк мәчет янындагы парк балыкбистәлеләрнең һәм кунакларның ял итү урынына әверелде. Фонтан янәшәсендә көн саен балалар белән әниләрне, әбиләрне, яшьләрне күрергә мөмкин. Өйләнешүчеләр, никахларын теркәгән парлар, мәктәпне тәмамлаучылар, туган җирләреннән еракта яшәүчеләр бигрәк үз итәләр аны. Балыкбистәлеләр матурлыкны ярата һәм аны булдыручыларның хезмәтләрен бәяли беләләр.
Чулман яры буенда күп кенә кызыклы бәйрәм чаралары үткәрелә. Монда ук универсаль спорт мәйданчыгы һәм сәламәтлекне ныгыту өчен спорт тренажерлары урнашкан. Биредә район халкы һәм кунаклар яхшы ял итсен өчен шартлар тудырылган.
Бүген дә Чулман яры буенда эшләр дәвам итә. Булган уен мәйданчыклары төзекләндерелә, керү юллары яңартыла, чүп-чарлар өчен контейнерлар куела. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында өмә үткәрелде. Барлык эшләр Республика көненә төгәлләнәчәк.
Матурлык булдыру - бер эш. Ә аны булдыруга куелган хезмәтне кадерләп, саклап тору район халкыннан тора. Моны һәркем аңласын иде.
Тәртип саклау өчен бәлки гел җыештырып торырга да кирәкмидер. Бары тик чүпләмәскә, кече архитектура формаларын сакларга, эскәмияләрне ватмаска, газоннарның матурлыгын күрә белергә генә кирәктер. Ә менә йорт яны территорияләрендә тәртип саклау күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм шәхси хуҗалыкларның бурычы ул.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia