Балык Бистәсендә Белем көне
Бүген 1 сентябрь – Белем көне!

Бик күп уку йортлары кебек Балык Бистәсе мәктәпләре дә укучылар өчен ишекләрен ачты.

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе укучыларын һәм укытучылар коллективын Белем көне белән котларга Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков килделәр.
Үз чыгышларында алар коллективка уңышлар теләделәр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлауларын җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia