Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә байтак кына яңа спорт корылмалары төзеләчәк

 2020-2021 нче елларда районыбызда байтак кына яңа спорт корылмалары төзеләчәк.

 Бу турыда район җитәкчелеге һәм активы катнашында район мәдәният йортында узган спорт оешмалары хезмәт коллективларының берләштерелгән җыелышында район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров җиткерде.

-Районда 2020-2021 нче елларда Боз Cарае, Шомбыт һәм Зур Мәшләк авылларында универсал спорт мәйданчыклары, район үзәгендә блок модульле чаңгы базасы, ГТО нормаларын тестлау үзәге өчен мәйданчык төзелү планлаштырыла, - диде ул.

Җыелышта хәл ителәсе мәсьәләләр дә аталды. Спорт мәктәбендә бер автобус кына булу сәбәпле, ярыш үткәрү вакытлары туры килгәнлектән спортчылар аларның барысында да катнаша алмыйлар.

Бадминтон һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны арта, тик  мәйданчыклар җитмәгәнлектән, яңа группалар ачу мөмкинлеге юк. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшли.

-Яшьләрне күпләп спорт белән мавыгуга җәлеп итәргә кирәк. Алар ягыннан активлык һәм яңа башлангычлар көтелә,- диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район спорт оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын тыңлаганнан соң.

Район һәм республикада үткәрелгән ярышларда югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге педагогы Роман Пигалев, спорт мәктәбенең “Яшьлек” стадионы хезмәткәре Галия Гайниева, “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән Сергей Голышев, Михаил Николаев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса