Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячеләре семинары булып узды

 Шушы көннәрдә балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячеләре семинары булып узды.

Район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фирдания Әхмәтҗанова  сәламләү чыгышында җәмәгать тәрбиячеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Җәмәгать тәрбиячесенең хезмәте җиңел түгел. Араларында үрнәк булырдай тәрбиячеләр  бар. Без аларның уңышларына сөенәбез. Узган ел «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында Алсинә Сибгатуллина республикада беренче урынны алды. Әлеге төр бәйгеләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Тәрбиячеләрнең катнашуын көтеп калабыз”,-диде ул.

Балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау өлкәсендә закончалык, балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре законы турында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече Гөлчирә Габдрахманова сөйләде. Аның сүзләренә караганда ПДНда 11,  СОПта 32 балигъ булмаган бала исәптә тора. Комиссия карары нигезендә шуларның егермесенә  җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән. Араларында депутатлар, тренерлар, педагоглар, мәдәният йорты директорлары, инспектор һәм шофер бар. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге ПДН инспекторы, полиция лейтенанты   Резидә Миниятуллина  агымдагы елның унбер ае нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозу торышы һәм аларны тотрыклыландыру буенча чаралар турында чыгыш ясады.

Шулай ук семинарда өч җәмәгать тәрбиячесе презентацияләр ярдәмендә үз эшләре турында сөйләделәр.  Соңыннан биш җәмәгать тәрбиячесе -  Чыршылы Елга авылы мәдәният йорты җитәкчесе Алсинә Сибгатуллина, Корноухово авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина, Масловка мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инсаф Мөгыйнов, Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең социаль педагогы Айгөл Фәисханова,  Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең педагог-психологы Әлфия  Мөхәммәтҗанова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге чарада  барлык җәмәгать тәрбиячеләренә таныклык тапшырдылар.

Семинарның йомгаклау өлеше буларак, катнашучылар белән психологик тренинг та үткәрелде. Әлеге практик өлешне Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиянең педагог-психологы Эльвира Закирова һәм Котлы Бөкәш мәктәбе педагог-психологы Алсу Ризванова оештырды.

Уңышлары белән игътибарга лаек булучы берничә җәмәгать тәрбиячесе белән сөйләшеп алдык.

-Миңа йөкләнгән әлеге бала белән агымдагы ел башыннан аралаша башладым. Аңа кадәр дүрт елга якын башка бала минем карамакта иде.  Күңел биреп ихластан эшләсәң бу эшнең авырлыгы юк. Әлеге балалар миңа ышаныч белән карыйлар, башкалар белән уртаклаша алмаган серләрен сөйлиләр. Алар белән төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашабыз, нәтиҗәләре дә сөендерерлек булды,- дип сөйләде Гүзәл Хәбибуллина. “Мин күп еллардан бирле җәмәгать тәрбиячесе. Минем карамактагы бала бик аралашучан. Аны еш кына чараларда катнашырга чакырам. Ул теләп килә», - ди Трой-Урай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Фугина.

 

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса