Балык Бистәсендә балалар иминлеге игътибар үзәгендә
Күптән түгел Корноуховода балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Анда комиссия әгъзаларыннан тыш Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Масловка, Олы Елга, Корноухово мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, әлеге авыл җирлекләренең клуб мөдирләре, китапханәчеләре дә чакырылганнар иде.
Утырышның Корноухово авыл җирлегендә уздырылуы очраклы түгел. Корноухово, Зюзино авылларында социаль куркыныч хәлдәге 4 гаилә исәптә тора. Бу район буенча социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең 25 процентын тәшкил итә. Утырышта әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләренең отчеты тыңланды. Уңай нәтиҗәләргә ирешү максатыннан бу гаиләләр белән алга таба профилактик эш алып бару планы билгеләнде.
Корноухово мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Светлана Шәйхелисламова балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозу, сукбайлыкны профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлекләре турында сөйләде.
Агымдагы елның 9 аенда районда балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозу, җинаятьчелек торышы турында доклад белән район эчке эшләр бүлегенең ПДН инспекторы Резедә Миниятуллина чыгыш ясады.
Утырыштан соң комиссия әгъзалары авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗиева белән берлектә кайбер гаиләләрдә булып яшәү-көнкүреш шартлары белән таныштылар. Аеруча янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар иттеләр. Булган кимчелекләрне исәпкә алып аларны бетерү буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа