Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә авыл җыеннары дәвам итә

 Узган атнада Балыклы Чүкәй һәм Олы Солтанда үткән халык җыеннарында әлеге авыл җирлекләре башлыклары Илшат Мәҗитов белән Рафис Сөнгатуллин үз авылдашлары алдында ярты еллык эшчәнлекләренә хисап тоттылар.

Аннан күренгәнчә, һәр төбәктә дә эшләр нәтиҗәле алып барыла. Үзара салым җыю һәм аның хисабына авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре алдан планлаштырылганча көйле бара. Докладтан соң фикер алышуларда да болар ачык чагылды. Һәр авылда диярлек соңгы вакытларда башкарылган эшләрдән канәгать калуларын әйтеп үттеләр.

Балыклы Чүкәй җирлегендә, мәсәлән, һәр авылда да планлы эшләр башкарыла. Авыл җирлеге үзәгендә үзара салым акчасына өч урамга вак таш җәйсәләр, Иске Арышта су башнясы белән насос алуга 262 мең сум акча тотканнар. Киләчәктә суга кытлык булмас дигән өмет белән яшиләр алар. Ә менә Крәшен Казысында исә халыктан җыйналган 430 мең сум салым акчасы хисабына зират тирәсен тәртипкә китергәннәр.

Олы Солтан авыл җирлегендә дә халык файдасына кылган гамәлләре шактый күләмле. Авылда үзара салым акчасы хисабына 350 метр арада зират юлына вак таш түшәгәннәр. Моннан тыш әле тагын авыл уртасыннан үтә торган буаны ныгытырга һәм аңа калын торба салып калдырырга исәп итәләр.

Халык җыеннарында район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм республикабыз кунагы, министр Эльмира Зарипова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Шулай ук район хастаханәсенең баш табибы Динар Гаязов чыгышы да халыкны битараф калдырмады. Җыен барышында байтак кына көнүзәк мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса