Балык Бистәсендә «Автоледи-2020” бәйгесенең район туры булды
ДОСААФ автомәктәбе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә хатын-кызлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү, автомобильне маневрлы йөртү буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрделәр.
Берничә дистә ел элек кенә машина йөртүче хатын-кызларны сирәк күрә идек. Хәзер һәр икенче гүзәл зат руль артында. Бүгенге көндә ДОСААФ автомәктәбендә укучы 34 кешенең 20 се хатын-кызлар икән. “Автоледи-2020” исемен дәгъвалаучылар компьютерда юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр, аннан автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча ярыштылар. Урыннар исә катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм машина йөртү осталыкларына карап чыгарылды.
1 урынны Лилия Чумакова яулады,
2 урынга Елена Долгих чыкты.
3 урынны Зөлфия Шиһапова алды.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталарын, бүләкләрне ДОСААФ автомәктәбе начальнигы Радик Гадеев, район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев тапшырдылар. Ярышны оештыруда эшмәкәрләр Раил Бариев, Рафил Гарипов, Александр Романов спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа