Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Ата-аналар өчен БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Бүген Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә “Ата-аналар өчен БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясе уздырылды. Район үзәге һәм авыллардан ата-аналар рус теле буенча үз белемнәрен сынап карарга һәм имтихан процедуралары белән танышырга килделәр. Чарада район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина катнаштылар.    

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәйретдинова чараны ачып җибәрде. Имтиханнар турында сөйләде, сынау башланганчы катнашучыларга имтиханның нинди процедуралары аша үтәчәген аңлатып үтте.
- Әлеге чара районда бишенче тапкыр үткәрелә. Аның әһәмияте елдан-ел арта. Имтиханда берничә ел рәттән катнашучы ата-аналар да бар. Проектның төп максаты булып  ата-аналарны имтиханның барлык этаплары белән таныштыру тора. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнелде”,- дип сөйләде район мәгариф бүлеге метадисты Дания Сәйфетдинова. 
Имтихан башланыр алдыннан берничә катнашучы белән сөйләшеп алдык. “Улым тугызынчы сыйныфта укый. Бүген мин дә үземнең белемне сынап карарга килдем. Үз көчемә ышанам, биремнәрне үти алырмын, дип уйлыйм”,- диде Масловка авылыннан килгән Любовь Егорова.  “БДИ биремнәрен үти алырмын дип уйлыйм. Әлеге чарада катнашучыларга уңышлар телим”,- дип теләкләрен җиткерде Балыклы Чүкәй авылыннан Наил  Ермаков. 
Сынау имтиханын тапшыру бер сәгать дәвам итте. Барлыгы 16 кеше катнашты. 

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса