Балык Бистәсендә армиядән качып йөрүче егетләребез кимегән
Әле күптән түгел генә районыбызда егетләрнең хәрби хезмәткә язгы чакырылышы төгәлләнде.
Район хәрби комиссариатында әйтүләренә караганда, ул уңышлы тәмамланган. Үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә районнан 30 егет киткән. Аларның барысы да инде хезмәт итәчәк частьләренә барып җитеп, кыска вакытлы укуларын башлап җибәргәннәр. Шунысы куандыра, хәзер егетләребез арасында төрле имеш-мимешләргә ышанып, хезмәт итүдән качып йөрүчеләр саны нык кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia