Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә 2020 елның беренче пары язылышты

Бүген район үзәгендә 2020 елның беренче пары - Алинә һәм Айназ Башировлар никахларын законлаштырдылар.

Яшьләр биш елга якын очрашып йөргәннән соң гаилә корып җибәрергә уйлыйлар. 20 нче декабрьдә никах укыталар. Һәм менә бүген туй көннәре. Бәйрәм тантанасына аларны котларга туганнары, дуслары җыелган. “Туйны бик көттек. Балаларыбыз исән-сау булып, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп озак парлы гомер кичерсеннәр”,- дип теләкләрен җиткерде әти-әниләре.

Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина килгән иде. Ул район башлыгы һәм үзе исеменнән котлау сүзләре җиткерде, чәчәк бәйләмнәре белән бүләк һәм ТАССРның 100-еллыгы күкрәк билгесен тапшырды.

Гульназ Зарипова. 

 

Раяз Фасыйхов өченче бала алып кайту турында: “И хочется, и колется!”

 

http://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/rayaz-fasyykhov-chenche-bala-alyp-kaytu-turynda-i-khochetsya-i-koletsya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса