Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары килде

Балык Бистәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары килде

“Безнең ишегалды” проекты кысаларында Октябрьская урамының 25, 25В йортлары ишегалдын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин белән очрашу булды. Бу йортларда яшәүчеләр  өлкән буын өчен мәйданчык, шашка, шахмат, һәм башка уеннар өчен махус өстәлләр булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Аннан ике йорт арасында юлның начар булуын, асфальт кирәклеген дә әйтеп уздылар алар. Машина парковкасы, йортлар каршында яхшы асфальт юл, мәйданчыклар, яшеллек, чәчәкләр клумбасы булдыру игътибарга алынды. Проект кысаларында әлеге мәсьәләне тормышка ашыруда фикер алышулар булачак.

     Октябрьская урамы 27 йортта яшәүчеләр белән очрашуга Михаил Сыровацкий килде. Әлеге купфатирлы йортта төрле буын кешеләре яши. Ишегалдының киләчәген яшьләр үзенчә, өлкәннәр башкачарак күзаллый. Урта буын тирә-якны яшелләндерү, чәчәкләр, агачлар утырту, баганага күбрәк фонарлар кую, өстәл, эскәмияләр беседкалар булдыру турында әйтсә, яшь буын универсаль мәйдан, балалар мәйданчыгы, машина парковкасы ясау тәкьдиме белән чыкты.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса