Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенә тагын бер светофор кирәкме?

Редакциябезгә район халкыннан мөрәҗәгать-тәкъдимнәр еш килә.

Күпләрне бистәне төзекләндерү мәсьәләләре борчый.  Аларның берсе  - Совет һәм З.Шәймәрданов урамнары киселешендә светофор урнаштыру мәсьәләсе. Чыннан да, бу чат район үзәгендә иң “җанлы”сыдыр, мөгаен. Чөнки биредә гимназиягә, хастаханәгә, үзәк балалар бакчаларына йөрүче автомобильләр «ташкыны” агыла. Күпләр базарга, ХПП ягына бара. Иртәнге сәгатьләрдә һәм оешмаларда эш вакыты ахырында биредә “бөкеләр” хасил була. Күп кенә балыкбистәлеләр светофор урнаштыру хәрәкәтне җайга салу мөмкинлеге бирер иде, дип саный.

Бу турыда шәһәр җирлеге җитәкчелеге ни уйлый?

Сорауга ачыклык кертү максатыннан без Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовка мөрәҗәгать иттек.

- 2021 елда Балык Бистәсендә җирлеккә караган юлларда юл хәрәкәтен оештыру проектлары эшләнәчәк. Аларның нәтиҗәләре буенча Совет һәм З.Шәймәрдәнов урамнары киселешендә светофор урнаштыруның кирәклеге турындагы мәсьәлә каралачак, - дип җавап бирде Марс Венерович.

Бу мәсьәлә халык өчен уңай якка хәл ителер дип өметләнәсе килә. (Яңалыклар белән сез безнең рәсми сайтта rsloboda-rt.ru һәм социаль челтәрләрдә таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса