Балык Бистәсенә активистлар җыелды
Күптән түгел "Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү базасы нигезендә "Чиста булыр" яшьләр экологик хәрәкәтенең республика активистлары җыелды.
Алар экологик проектларны һәм чараларны тормышка ашыру юлларын өйрәнү өчен җыелдылар. Бу чарада Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Залина Галямова һәм Динә Гарипова катнаштылар. Очрашуның программасы бай иде. Анда кызыклы белгечләр белән очрашулар, белем бирү тренинглары, төрле уеннар, конференцияләр, фестивальләр булды. Әмма чараның төп максаты экологик проблемаларны чишү юлын табу иде. Республика актив балалар мәктәбендә катнашучылар 15 сәгатьлек белем бирү программасын үттеләр. Хәзер кызлар үз белемнәрен мәктәп укучылары белән уртаклашырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia