Балык Бистәсе Үзәк мәчете балаларның җәйге ялында тыгыз бәйләнештә эшли
Балык Бистәсе Үзәк мәчете балаларның җәйге ялында алар белән тыгыз бәйләнештә тора.
Мәчет каршында балалар лагеры оештырылды. Анда тәрбиячеләр яшь буынга Ислам дине нигезләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен һәм башка күп төрле әһәмиятле мәгълүматлар җиткерделәр. Биредә аларны ашау-эчертү мәсьәләләре дә хәл ителгән иде.
Лагерь чоры ахырында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Ул район Сабантуе үткәрелә торган мәйданда узды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләрен Үзәк мәчет имам хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков һәм башкалар җиткерделәр. Соңыннан күп санлы спорт төрләре буенча ярышлар узды.
Ә Корбан бәйрәме көннәрендә балаларны янәдән мәчеткә җыеп, аның асылы турында аңлаттылар. Чара иганәчеләр тарафыннан оештырылган чәй табыны артында дәвам итте..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia