Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе юл төзү һәм ремонтлау участогында тырыш, үз хезмәтенә җаваплы, эштән курыкмас кешеләр эшли

Сүз башым юллар, аны ясаучы, төзекләндерүче кешеләр, хезмәткәрләр турында. Руль артында утырган һәрбер кешегә исән-сау гына йөрсен, дип телисе килә.

 Юл төзүчеләрнең хезмәте, көннәр буе техника иярләүве җиңелләрдән түгел. Җаваплылык, тиешле белем, аеруча зур игътибарлык сорый ул. “Татавтодор” шәһәр яны филиалының Балык Бистәсе юл төзү һәм ремонтлау участогында тырыш, үз хезмәтенә җаваплы, эштән курыкмас кешеләр эшли. “Аларның барырысы да уңган, үз эшләрен намуслы башкаралар. 56 кешедән торган командабыз бер тату гаилә кебек”,-ди җитәкчеләре Айрат Дияров.

    Без участок биләмәләренә килгәндә һәрберсе үз эшен башлаган иде. Кемдер объектта, икенчеләре причалда, өченчеләре юл салу өчен кирәк материал ташый, кыскасы һәрберсенең үз вазыйфасы. Фәрид Багманов КамаАЗда су ташучы. Аның машина белән объектка китеп барышы. “Биредә егерме елдан артык хезмәт куям. Үз эшемне яратып башкарам. Юл салган вакытларда әлеге машинам белән су ташып торам. Кыш айларныда юл чистарту, ком сибү эшләре минем карамакта”,-дип сүзен башлады ул. Кулына машина йөртү таныклыгы алгач, биредә эшкә урнаша. Армия сафларында да шофер булып хезмәт итә. Анда ЗИЛны иярли. Бүгенге көнгә кадәр әлеге оешмада эшли. Техникага булган мәхәббәт аңа әтисеннән күчкәндер, мөгаен. “Әти колхозда механизатор булып эшләде. Мин кечкенәдән гел аның янәшәсендә чуалып йөрдем. Техниканы бик яхшы белә иде. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем, эштән курыкмыйм”,- ди ул.

     Биредә эшләүче тырыш кешеләрнең тагын берсе Рәшит Миннегалиев. Ул төягечтә эшли. Бүген дә иртәдән үк причалда иде. Юл салу өчен кирәк булган төзү материалларын КамАЗ машиналарына төяп тора. Эштән бушап торган арада аның белән гапләшеп алдык. Егет кеше үзен техникадан башка күзалдына китерә алмый торгандыр. Кечкенәдән машина йөртергә хыяллана алар. “Армия хезмәтеннән кайткач, колхозга ике еллап эшләдем. Трактор белән җир сукаладым, эшкәрттем. Аннан районга килеп әлеге юллар төзү компаниясенә эшкә урнаштым. Башта ДТ-75 тракторында эшләргә туры киледе, аннан эксковаторга утырдым. Кыш айларныда Т-150 белән кар эттереп, юл тигезләп йөрдем. 93 елларда төягеч машинасы кайтты. Аны миңа ышанып тапшырдылар”,- дип сөйли ул үзе турында. Техниканы да яхшы белә, агач эшенә дә оста икән үзе. Ике улына да йортны үзе барлап, эшләп чыккан. Эшен намус белән башкаручы әлеге кеше турында хезмәттәшләре бары уңай фикердә.

     “Булганнан бар да була”, - ди халык. Фәрид белән Рәшит абыйлар хезмәтләрендә тырышлар, тормышлары да көйле бара.  Исән-сау эшләргә, яшәргә язсын аларга.

Гөлназ Зарипова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса