Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмгә ашыга

 Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлда авыр очракка юлыккан шоферларга булышалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенә 42 яшьлек хатын-кыз шәхси автомобилендә кар көртендә батып үзенә ярдәм күрсәтүләрен сорый.

Вакыйга урынына тиз арада юл-патруль хезмәте инспекторы, ЮХИДИ өлкән лейтенанты Руслан Хәмәтвәлиев һәм полиция кече сержанты Динар Ихсанов составындагы экипаж юлга чыга.

Шумково һәм Балыклы Чүкәй авыллары  арасындагы юлда тәртип сакчылары автомобильне табалар.

Хатын-кыз  юл кыскартып, туган ягы Теләче районына барырга булган. Тик аны навигатор  башка юлга кертә. Автомобильне кар көртеннән чыгару омтылышлары уңыш белән тәмамланмаган, киресенчә, көпчәкләр карга тирәнрәк баткан.

Полицейскийлар махсус техника туктатып, аның ярдәмендә машинаны кар «тозагыннан» чыгарганнар. Хокук саклау органнары һәм гражданин ярдәме белән хатын-кыз үз юлын дәвам итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса