Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек мәктәбендә чара булып узды

1989 нчы елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару төгәлләнә. 9 елдан артык барган сугыш хәрәкәтләрендә 15 меңләп ир-егетләребез һәлак булды. Күпләр яраланды.

    Авылыбызнын 6 ир-егете - Рафаэль Гыймадиев, Гәбделхәй Мәүлин, Исламнур Зиннуров, Әлфрид Шәрәфиев, Мирзахан Яруллин, Рәхимулла Хөснуллин  әфган җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә-күз очраша.

     Бүген мәктәбебездә Әфган сугышы ветераннары катнашында "Бер күрешү-үзе бер гомер" - дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Очрашуның максаты: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларга карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү, батырлык төшенчәсен анлату иде.

Мәктәп директоры Рәдиф Сафиуллин очрашуны башлап җибәргәндә егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ул ныклыкка сынау белдерде. Укучы-егетләребезне батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәү, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.

    Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөнир Җамалиев Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. "Кайнар нокта"ларда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда,Чечняда хезмәт иткән егетләребез авылыбызда төпләнеп, бәхетләрен  үз җиребездә табуы,  шул җирдә хезмәт куюы - аларның туган якка булган мәхәббәтләрен раслаучы тагын бер дәлил"- диде ул.

     Сугышчан-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сузләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр яңа туган көнгә сөенеп,  үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.

- Туган ил,  туган җир,  туган туфрак,  әти-әни кебек изге сүзләргә тап төшермәгез,  намусыгызга тугры калыгыз,-  дип белдерде күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, бүген бәйрәмгә чакырылган ир-егетләрне армия сафларына озатып калган һәм каршы алган остазыбыз Рәшит абый Мөбәракшин.

Илебез тынычлыгы өчен һәлак булган, хәрби  бурычларын үтәгән  авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.

     Тынычлык! Дөньяда аннан да кадерлерәк, аннан да изге  ни бар икән?! Илләр тыныч булсын! Туган яклардан читкә китергә туры килсә дә,  исән-сау үз ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын Ходай! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнен гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнен йөрәк яралары, мәнге төзәлмәс йөрәк яралары...

 

Гүзәл Габдрахманова

Югары Тегермәнлек мәктәбе педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса