Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе урамнарында Җиңү шатлыгы

Җиңү көне, аның бәйрәм рухы бүген Балык Бистәсенең һәр урамына, мәйданчыкларга таралды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре узган елгы күркәм традицияне дәвам итеп хәрби машиналарда балыкбистәлеләрне котларга чыктылар. Микрофон аша бәйрәм тәбрикләүләре, сугыш җырлары яңгырады. 60 лет Октября урамының күпкатлы йортлары янындагы мәйданчыкта һәм Үзәк мәчет янындагы скверда тукталыш ясап җырчыларыбыз халыкка концерт программасын тәкъдим иттеләр. Һәркемгә таныш булган сугыш чоры җырларына тамашачылар үзләре дә кушылдылар.

Халкыбыз җырлары электән сугышчыларны җиңүгә рухландырган, тылдагыларга көч һәм ышаныч биргән. Бүген дә әлеге җырлар утлы елларны искә төшереп, җиңүнең, тыныч күк йөзенең ни бәрабәренә яуланганын искәртеп тора кебек.


Башка еллардагыча быел да Җиңү көнендә хәрби-кыр кухнясы эшләде. Район агротехникумы пешекчеләре һәркемне тәмле солдат боткасы белән сыйладылар.


-Безнең бүгенге җиңү шатлыгын митингка чыга алмаган өлкәннәребез белән уртаклашасыбыз килде. Шул максаттан урамнарга чыктык. Котлауларыбызны шигъри юллар белән, җырларыбызда җиткерәсебез килә. Бу – безнең уртак бәйрәмебез. Бөек Җиңү көненең әһәмияте беркайчан кимемәс. Ул ил хәтерендә, халык хәтерендә мәңге яшәр, - диде район мәдәният йорты директоры Лилия Мәгыйзова.
Бик күпләр рәхмәтле калды алар чыгышыннан. Өлкәннәр сиздерми генә күз яшьләрен сөртсә, яшьләр кул болгап сәламләделәр. Ә җыр кайтавазлар булып тирә-юньгә сибелде:
“...Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса