Балык Бистәсе укытучылары фикер алышты
Балык Бистәсе район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең күп еллардан бирле дәвам иткән традицион август киңәшмәсе булды.
Иң элек укытучыларның август киңәшмәсенә килгән кунаклар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков мәдәният бүлеге каршысында оештырылган мәктәпләрнең күргәзмәсе белән танышып чыктылар. Анда бүгенгесе көнне уңышлы төстә эшләп килгән гомуми белем бирү учреждениеләренең яшәеше, көндәлек тормышы, балаларның иҗат җимешләре һәм билгеле инде үз куллары белән җитештерелгән күргәзмәләре киң урын алган иде.
Кунаклар аларның һәммәсен зур кызыксыну белән карап, танышып чыккач фойега үттеләр. Биредә районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз кулы белән эшләнгән бай экспонатлар да кунакларда зур соклану уятты. Шулай ук монда район балалар иҗат үзәге һәм мәктәп укучыларының иҗат эшләре белән дә танышырга мөмкин иде. Аларның барысында да хәзерге вакытта аеруча актуаль булган туган телебезне үстерү һәм каһарман сугышчыларыбызның данлы юллары тематикасы киң кулланыш тапкан.
Август киңәшмәсе гомер-гомергә җәйге ямьле матурлыкны үз эченә алган, укытучы һөнәренә олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган иң күркәм бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Боларның барысын да бу көнне катнашучыларның ачык йөзләрендә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең рәсми өлешендә дә ниндидер мөләемлек һәм күңел күтәренкелеге киң чагылыш тапты. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белем бирү учреждениеләренең 2020-2021 ел уку елы йомгаклары һәм яңа уку елына бурычлары турындагы чыгышыннан соң алдынгы мәктәпләр, укытучыларны телгә алып үтте. Ә алар быел шактый күп иде. Узган уку елында районыбызның 8 мәктәбендә инновацион эшчәнлек тормышка ашырылган, яңа уку елында да аны дәвам итәргә исәп итәләр. Укытучыларның һөнәри үсешенә дә зур игътибар бирелгән. Узган уку елында 65 укытучы “Ел укытучысы-2021” конкурсында катнашканнар. Ә менә Күки мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилә Заһидуллина муниципаль, республика һәм Рәсәй конкурсларында катнашып Бөтенрәссәй конкурсы лауреаты булып танылган. Болар барысы да белем бирүнең сыйфаты күтәрелүенә зур йогынты ясый.
2020-2021 нче уку елында районыбыз мәктәпләрендә өлгергәнлек аттестаты белән бергә 17 укучы урта мәктәпне медаль белән тәмамладылар. Ә менә 9 нчы сыйныфлар арасында 18 укучы мәктәпне гел бишле билгеләренә генә төгәлләгән. Гомумән алганда мәгариф системасында алга китешләр ачык күренә һәм заман рухында профильле укытуның тормышка ашырылуы да киләчәккә олы өметләр уята. Болар бар да укучыларга төпле белем бирүнең яңа, уңышлы алымнарын кулланып эш итүләренең уңай нәтиҗәсе. Болар хакында чыгышларда телгә алынды.
Төп докладтан соң фикер алышуларда Биектау мәктәбе директоры Рәмзия Камалиева, Балык Бистәсе 2нче мәктәбе директор урынбасары Ирина Кузнецова, Күгәрчен мәктәбе директорының мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү буенча урынбасары Лилия Кәримуллина, балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Игорь Пузырьков Һәм башкалар катнаштылар.
Соңыннан район башлыгы һәм республикабыз кунагы бер төркем алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә тантаналы төстә дәүләт бүләкләре, Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia