Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе укытучыларының һөнәри осталыклары  бәйгеләрдә чагыла

 Укытучыларның белемнәрен күтәрү өстендә даими эш алып барулары, һөнәрләрен яратулары, бирелеп дәрес аңлатулары, балаларга булган мөнәсәбәтләре бәйге-конкурсларда ачык чагыла.

Әлеге фото да “Ел укытучысы–2021” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабыннан алынды. “Конкурсларда катнашу үзе бер тәҗрибә ул. Биредә укытучыларның осталыгы, яңа укыту алымнарын кулланып эшләүләре ачык чагыла”, - ди “Ел укытучысы–2021” призеры, Күгәрчен мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк Әгъзәмова (уртада).

Иҗади эшләүче педагогларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү максатын куйган конкурслар яңа уку елында да булыр. Һәм районыбыз укытучылары анда да сынатмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса