Балык Бистәсе укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар
Узган атнаның ял көнендә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 4Б сыйныф укучылары, укытучылар һәм аналар Казан шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар.
Бу көн алдан ук билгеләнеп, маршрутлар сайланып куелган иде. Әлеге сәяхәттә мин дә катнаштым.
Күтәренке кәеф белән юлга кузгалдык. Экскурсиянең беренче тукталышы – “Фән һәм техника йорты”нда (Дом Занимательной Науки и Техники) иде. Хезмәткәрләр сөйләве буенча, биредә физик законнарны һәм күренешләрне аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп аңлата алырлык 50дән артык интерактив экспонат исәпләнә. Аэрокосмик лабораториядә балалар төрле экспериментларны күзәттеләр, шулай ук кайберләрендә үзләре дә катнаштылар. “Экспозиция фәннең механика, оптика, магнетизм, электр һәм башка өлкәләрен үз эченә ала. Экспозиция даими рәвештә яңа экспонатлар белән тулылана һәм фәннең яңа өлкәләрен колачлый”, - дип сөйләделәр безгә. Ә менә “Фән һәм Техника йорты”ның фәнни лабораториясендә укучылар хезмәткәрләр белән бергә фәнни тәҗрибәләрдә катнаша алдылар. Алар төрле яшьтәге балалар өчен исәпләнгән һәм көндәлек тормышыбызга кагылышлы иде. Иң катлаулы әйберләрне дә гади тел белән мавыктыргыч итеп аңлаттылар биредә.
Әлеге кызыклы чаралардан соң, гаилә кафесына барып төшке аш белән сыйландык. Һәм юлыбызны дәвам иттек. Икенче тукталышыбыз - Татарстан Республикасы Милли музее. Ул Россиядә иң борынгы музейларының берсе. Биредә Татарстан һәм Россия халыкларының тарихы һәм мәдәнияте саклана.
Укучыларга биредә аеруча ошады. Малайларны элеккеге эш кораллары, иң беренче барлыкка килгән техника кызыксындырды. Музей хезмәткәрен сораулар белән күмде алар. Кызлар исә борынгылар кигән бизәнү әйберләрен, кием-салымнарны игътибар белән күзәтте. Берсе артыннан берсен фотога төшереп бардылар.
Аннан экскурсияне Казан Кремле буйлап дәвам иттек. Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Благовещение Соборы, Крестовоздвижение соборы яныннан үткәндә экскурсовод аларның тарихын сөйләде, шулай ук һәйкәлләр турында әйтеп узды. Һәр истәлекле тарихи биналар янәшәсендә истәлеккә фотога төштеләр.
-Экскурсия программасы бик бай һәм мавыктыргыч булды. Балалар барысын да кызыксынып күзәттеләр. Бу көн аларның хәтерендә озак сакланыр дип уйлыйм, - дип уй-хисләре белән бүлеште әлеге сыйныф җитәкчесе Анна Кузьмичева. “Балаларыбыз белән бергә әлеге сәяхәткә бару минем өчен дә күңелле булды. Экскурсия вакытында балаларны читтән генә күзәтеп тордым. Алар кызыксынучан, бердәм. Исән-сау булып, урта сыйныфларда да безне яхшы билгеләре белән сөендереп торсыннар”,-дип теләкләрен җиткерде Гүзәлнең әнисе Гөлшат Хамматова. “Миңа сәяхәт бик ошады. Бигрәк тә “Фән һәм техника йорты”нда оештырылган экспериментлар кызыклы булды”, - дип сүзгә кушылды Гүзәл. “Миңа да экспериментларда катнашуы ошады. Шулай ук экспонатларны тотып карадык. Алар янында фотога төштек. Музейда борынгы экспонатлар бик күп иде. Безгә бу көнне бик күңелле булды ”,-диде әлеге сыйныф укучысы Султана Сафина.
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа