Балык Бистәсе укучылары дистанцион укуда
Бергәлектә аңлашып эшләгәндә генә хезмәтнең уңай нәтиҗәсе күренәчәк.
6 апрельдән районыбыз мәктәпләре дистанцион укуга күчте. Укучылар белән алдан әзерлек эшләре башкарылса да, тулысынча аңа күчү ата-аналарга, балаларга беркадәр уңайсызлыклар тудырды. Бүгенге көндә аның барышы ни дәрәҗәдә соң? Район мәгариф бүлеге башлыгының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гүзәл Хәйретдинова безгә шул турыда мәгълүматлар җиткерде.
- Дистанцион укытуга күчү илдәге санитар-эпидемиология вәзгыятенә бәйлелектән туган чара. Урамга чыгып башкалар белән аралашмау, өйдә утыруның нигезендә үзеңне, якыннарыңны коронавирустан саклау, инфекцияне таратмау икәнлеген бүген һәркем белергә тиешле. Ата-аналар, укучылар алдан дистанцион укыту формасы белән таныштырылды.
Әлбәттә, укытуның беренче атнасы җиңел генә узмады. Чөнки бу форма барыбыз өчен дә яңа. Укучы әле аңа ияләнеп җитмәгән. Әти-әниләрнең дә кайберләре аңлап җиткерми. Шуңа да әлеге кыенлыкны укытучы, укучы, ата-ана белән берлектә чишү юлына алындык. Бергәлектә аңлашып эшләгәндә генә хезмәтнең уңай нәтиҗәсе күренәчәк.
Дистанцион укыту өчен төрле платформалар тәкъдим ителде. Барлык педагоглар һәм укучылар да шул платформаларда теркәлгән.
Дәресләр 30 минут дәвамында СанПиН таләпләренә туры китереп алып барыла. Укыту планына нигезләнгән расписание буенча дәресләрнең барышы, килеп туган проблемалар хакында укытучылар, җитәкчеләр район мәгариф бүлегенә җиткереп торалар. Һәр атнаны мәгариф бүлеге башлыгы мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф бүлеге методистлары белән берлектә онлайн-киңәшмәләр үткәрә. Анда көн кадагында уку-укыту, тәрбия мәсьәләләре карала. Мәгариф бүлеге методистлары укытучыларга методик ярдәм йөзеннән киңәшләрен җиткерәләр. Ә мәктәп җитәкчеләре үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алалар. Мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар интернет аша элемтәдә торалар.
Чыгарылыш укучылары аерым игътибар үзәгендә. Алар белән төрле формада эшчәнлек алып барыла. Бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә әзерлекне укытучы индивидуаль планлаштыра. Дәрестән тыш укытучылар махсус сайтлардан мәҗбүри һәм сайлап алынган фәннәр буенча аерым вариантлар төзеп укучыларга бирәләр. Һәм укучының әзерлеген тикшерәләр. Әлбәттә, балаларның укытучы биргән заданиеләрне ничек үтәвен, дистанцион укуга ни дәрәҗәдә җаваплы каравын әти-әниләр дә ныклы контрольдә тотарга тиешләр. Ата-аналар да бүгенге вәзгыятьне, шул рәвешле килеп туган шартларны аңласын иде. Бер-беребезгә карата ихтирамлы, сабыр булыйк, тырышыйк, диясем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа